Казанның эш белән тәэмин итү үзәкләре 195 кешене эшкә урнаштырганнар

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Кичә Химиклар исемендәге мәдәният сараенда гомумшәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсе булып узган.  Ярминкә эшендә 61 эш бирүче предприятие, Казан шәһәренең эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре, "Работа для Вас", "Работа сегодня", "1000 вакансий" кебек газеталар,  «CLC COMPANI», "Уңыш стратегиясе" ҖЧҖ  рекрутинг агентлыклары, RABOTA.RU интернет-сайты вәкилләре катнашкан. 
Ярминкәгә килүчеләргә 17959 вакантлы эш урыны тәкъдим ителгән, эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләреннән белешмәләр алу мөмкинлеге тудырылган. 49 кешегә исә күчмә эш белән тәэмин итү үзәгендә һөнәри юнәлешне билгеләү буенча хезмәтләр күрсәтелгән. 
Ярминкә барышында Казанның эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре һәм Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумы вәкилләре трамвай һәм троллейбус йөртергә өйрәнү курсларында укырга теләкләре булган кешеләрне җыйганнар. 
Чарага барлыгы 2030 кеше килгән. Шуларның 195нә эш урынына юллама бирелгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International