Лаеш тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Бәйлелек нидән башлана" дип исемләнгән мәгълүмати әңгәмә булып узган.  Ул бәйлелеккә каршы тору, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү,  начар гадәтләргә каршы тискәре караш тәрбияләү максатларыннан чыгып үткәрелгән. 
Әңгәмә барышында социаль педагог балаларга кешелек өчен үтергеч, җимергеч көчкә ия булган гадәтләр турында сөйләгән. Шулай ук бу гадәтләрне башлангыч чорда  ничек танып белергә икәнен дә өйрәткән. Бу темага анкета уздырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International