ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Яшел Үзәннең "Родник-Чишмә"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге "Волонтер"  доброволецлар үзәге белән берлектә  Көлке көненә багышланган "Сюрприз" дигән акция үткәргән.
Шушы көннәрдә Лаеш районында "Көзге" Республика халыкка социаль-психологик ярдәм үзәге белән берлектә  иҗтимагый тәрбиячеләр өчен семинар үткәрелгән.
Бүген Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә закон белән каршылыклары булган 6 балигъ булмаган граждан өчен чара үткәрелгән.  Ул арттерапия ысулы ярдәмендә  психологик ресурсларны табуга юнәлдерелгән.

1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
"Яшьләр дөньясы"  яшьләргә булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән программаларны тормышка ашыруга ярдәм итү Төбәкара иҗтимагый фонды  Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы булышлыгында  "Яңа караш" дигән V нче Бөтенрусия социаль реклама конкурсы башлану хакында  игълан итә.  Конкурсның максатлары яшьләрне гомумкешелек кыйммәтләрен раслаучы социаль реклама ясау, яшьләрне мәдәнияткә, иҗатка тарту,  бүгенге көндә яшьләрне борчыган проблемаларны ачыклау, социаль ориентлашкан актив яшьләрнең кадрлар резервын төзүдән гыйбарәт.
Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 9-11 нче сыйныфларда белем алучылар белән һөнәри юнәлеш бирүче чараларга нәтиҗә ясаганнар.  Үзәк белгечләренең махсус автомобильгә урнаштырылган  күчмә эш белән тәэмин итү үзәге методик базасын уңышлы куллануы билгеләп үтелгән.
“Тәтеш балкышы”  халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге  “Иң яхшы социаль тәэмин итү учреждениесе хезмәткәре”  Бөтенрусия конкурсының зона этабында катнашкан.  
Яшел Үзәннең “Родник-Чишмә”  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Фирая Маркелова “Иң яхшы социаль тәэмин итү учреждениесе хезмәткәре”  конкурсының зона этабы  җиңүчесе дип танылган. 

31
март, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 24 нче марттан 28нә чаклы 4 үлем белән тәмамланган, 2 авыр һәм   1 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Арчаның “Исток надежды” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Яр Чаллыда уздырыла торган  “Без барын да булдырабыз” дигән коляскаларда бию конкурсы дипломантлары булганнар. Бу үзәкнең “РИТЭК” ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңеп,  бию өчен махсус коляскалар сатып алу бәрабәренә мөмкин булган. 
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга булышлык итү фонды һәм  Пермь крае хакимияте  РФ субъектлары арасында балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү, аларны социальләштерү, закон белән каршылыклары булганнарын  тернәкләндерү, балаларга карата дустанә булган гадел хөкем һәм җәзаны гамәлгә ашыру  системасы булдыру кебек сораулар буенча  тәҗрибә алмашуга юнәлдерелгән төбәкара конференция уздырганнар. Республиканың "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге директоры Т.Журавлева да әлеге конференциядә катнашкан. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International