Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче чаралар үткәрүне дәвам итәләр

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 9-11 нче сыйныфларда белем алучылар белән һөнәри юнәлеш бирүче чараларга нәтиҗә ясаганнар.  Үзәк белгечләренең махсус автомобильгә урнаштырылган  күчмә эш белән тәэмин итү үзәге методик базасын уңышлы куллануы билгеләп үтелгән.  Күчмә эш белән тәэмин итү үзәге  һөнәри юнәлеш бирү эшен уздыру максаты белән кызлар өчен татар-төрек көллиятенә барган.  29 укучы кыз компьтерда тест  үткән.   Һәр укучы белгечтән шәхси белешмәләр алган, тест нәтиҗәләре белән танышкан. Кызларга шулай ук һөнәрләр турында тәфсилләп язылган брошюра,  буклетлар таратылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International