“Тәтеш балкышы” социаль тәэмин итү үзәге шәфкать туташы зона ярышлары нәтиҗәләре буенча иң яхшы социаль хезмәткәр дип танылган

2014 елның 1 апреле, сишәмбе

“Тәтеш балкышы”  халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге  “Иң яхшы социаль тәэмин итү учреждениесе хезмәткәре”  Бөтенрусия конкурсының зона этабында катнашкан.   Үзәк исеменнән бу бәйгедә  Сания Самерханова чыгыш ясаган.  Ул өйгә килеп социаль хезмәтләр күрсәтү  бүлекчәсендә шәфкать туташы булып эшли.

Җиңел генә булмаган ярыш нәтиҗәсендә ул “Иң яхшы социаль тәэмин итү учрежденисе шәфкать туташы” номинациясендә җиңүче дип табылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International