"Гаилә" үзәге директоры төбәкара конференциядә катнашкан

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга булышлык итү фонды һәм  Пермь крае хакимияте  РФ субъектлары арасында балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү, аларны социальләштерү, закон белән каршылыклары булганнарын  тернәкләндерү, балаларга карата дустанә булган гадел хөкем һәм җәзаны гамәлгә ашыру  системасы булдыру кебек сораулар буенча  тәҗрибә алмашуга юнәлдерелгән төбәкара конференция уздырганнар. Республиканың "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге директоры Т.Журавлева да әлеге конференциядә катнашкан.  Ул "Татарстан Республикасында ябык типтагы учреждениеләрдән һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан балигъ булмаган гражданнарны ресоциальләштерү" өлкәсендә  Татарстан тәҗрибәсе хакында сөйләгән. 
Әлеге программа республиканың барлык районнарындагы 52 гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре тарафыннан тормышка ашырыла. 2009-2013 нче елларда  ябык типтагы учреждениеләрдән чыгучы һәм уңай нәтиҗәгә ирешү сәбәпле иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителүче балигъ булмаганнар саны арту күзәтелә. 2013 нче елда патронаттан төшерелгән 185 кешенең 70%ында   уңай үзгәреш күзәтелгән, калган 30% - балигъ булу аркасында учеттан төшүчеләргә туры килә һ.б.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International