Яшел Үзәннең “Родник-Чишмә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Фирая Маркелова “Иң яхшы социаль тәэмин итү учреждениесе хезмәткәре” конкурсының зона этабы җиңүчесе дип танылган. Ул “авыр томыш хәлендә калган балалар белән эшләү өчен” дигән номинациядә иң яхшысы булуга ирешкән.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, Фирая Рухулловнаны һөнәри осталык кына түгел, толерантлык, актив тормыш позициясе, тәртиплелек кебек мөһим кешелек сыйфатлары аерып тора. Ул үзәкнең иң авыр эш юнәлешләренең берсе – шартлы рәвештә хөкем ителгән, ябык типтагы учреждениеләрдән кайткан балигъ булмаганнар белән эшләүне сайлаган.
Алда конкурсның республика этабы көтелә. Хезмәттәшләре Фирая Маркеловага анда да зур уңышлар теләп калалар.