Яшел Үзәндә авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен Көлке көненә багышланган акция үткәргәннәр

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Яшел Үзәннең "Родник-Чишмә"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге "Волонтер"  доброволецлар үзәге белән берлектә  Көлке көненә багышланган "Сюрприз" дигән акция үткәргән. Волонтерлар  әлеге чараны авыр тормыш хәлендә балалар өчен махсус уздырганнар.
Балалар бу көнне  тапкырлыкны күрсәтүгә юнәлдерелгән актив уеннар, иҗади биремнәр үтәгәннәр.  Чара юмористик рухта булганлыктан,  ахырда волонтерлар балаларга  яңа ел стилендә тутырылган  баллы бүләкләр тапшырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International