Узган хисап атнасында Татарстан предприятиеләрендә 9 кеше зыян күргән

2014 елның 31 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 24 нче марттан 28нә чаклы 4 үлем белән тәмамланган, 2 авыр һәм   1 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Үлемгә китергән беренче очрак 18 нче мартта теркәлгән. "Тоташ санитар кисү"  буенча санитар-сәламәтләндерү чараларын үткәргән чакта "Лениногорсклес" предприятиесе хезмәткәре үлгән.

21 нче мартта Әлмәттә урнашкан "Татнефть-Самара" ҖЧҖдә икенче үлем очрагы теркәлгән.  Самара өлкәсенең Кошкин районында  нефть һәм газ табу операторы аяк киемен салырга дип иелгән җиреннән үлеп киткән.

Өченче үлем очрагы 23 мартта шулай ук Әлмәттә урнашкан предприятиедә теркәлгән. Авыр бораулау  торбасын күтәргән чакта  бораулау вышкасы борылып киткән һәм кырыйга ауган чакта "Пионер 2000" ЯАҖ бораулаучысына тиеп, аны үтергән.

Соңгы очрак 26 март көнне булган. Территорияне чистарткан чакта  Казанның "Лира" ҖЧҖ  хезмәткәре   фанер тактаны читкә алып куйган һәм технологик тишеккә егылып төшкән.

Хисап атнасында шулай ук 2 авыр бәхетсезлек очрагы да теркәлгән. 4 март көнне Яшел Үзәннең "А.М.Горький исемендәге завод" ААҖ хезмәткәре штамплаучы станокта штампны  көйләгән чакта күзен җәрәхәтләгән.

19 нчы мартта төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.  Оренбург өлкәсенең Төньяк районындагы Бөгелмә-Уральск юлының 79 нчы километрында  юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә Азнакайның "Иннойл" ҖЧҖнең 3 хезмәткәре зыян күргән.

Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International