Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр белән әңгәмә үткәргәннәр

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Бүген Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә закон белән каршылыклары булган 6 балигъ булмаган граждан өчен чара үткәрелгән.  Ул арттерапия ысулы ярдәмендә  психологик ресурсларны табуга юнәлдерелгән. Үзәк белгечләре билгеләгәнчә, әлеге эш формасы тормыш көчләрен  сакларга,  үз-үзеңне контрольдә тотарга,  авыр очракларда ышаныч сакларга ярдәм итә.
Эш барышында яшүсмерләр бер бөртектән үз  агачларын "үстергәннәр". Аннан соң аны ватманда ясап,   теләкләре һәм үтенечләрен язып куйганнар.
Чара ахырында балалар кәефләре күтәрелүен,  хәлләренең яхшырып китүен билгеләгәннәр.
Әлеге чара балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозу һәм җинаятьләрне кисәтү программасы кысаларында үткәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International