Арчаның “Исток надежды” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Яр Чаллыда уздырыла торган “Без барын да булдырабыз” дигән коляскаларда бию конкурсы дипломантлары булганнар. Бу үзәкнең “РИТЭК” ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңеп, бию өчен махсус коляскалар сатып алу бәрабәренә мөмкин булган. Шул ук конкурста узган елны да җиңү өстәмә коляскалар алу мөмкинлеге тудырган.
Музыкаль җитәкче Ләйсән Галиева сүзләренә караганда, аның кул астындагы балалар беренче елын гына җиңмиләр икән инде. 2012 нче елда ковбой биюе 1 нче дәрәҗәдәге дипломга китерсә, узган ел да балалар 1 нче дәрәҗәдәге диплом иясе булганнар.
Белгечләр билгеләвенчә, коляскаларда бию белән шөгыльләнеп, балалар пространствода ориентлашырга, музыканы тыңлый белергә өйрәнәләр. Хәрәкәт координациясе, ритм хисе, хәтер яхшыра. Концертларда катнашу исә сәхнәдә эшләү тәҗрибәсен тупларга ярдәм итә.