Лаеш районында иҗтимагый тәрбиячеләр белән семинар үткәрелгән

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Лаеш районында "Көзге" Республика халыкка социаль-психологик ярдәм үзәге белән берлектә  иҗтимагый тәрбиячеләр өчен семинар үткәрелгән. Семинарда  "Көзге" Республика халыкка социаль-психологик ярдәм үзәге җитәкчесе Нина Исланова, халыкка кичектергесез социаль-психологик ярдәм бүлеге башлыгы Ирэна Боброва, Лаеш районы башлыгы урынбасары, ЯЭК рәисе Илгизә Тимершина, "Алтын көз" Лаеш халыкны социаль тәэмин итү үзәге  белгечләре, учетта торучы балигъ булмаганнарның тәрбиячеләре, кисәтү системасы органнары белгечләре катнашкан.
Нина Исланова һәм Ирэна Боброва балигъ булмаганнар арасында үз-үзеңә кул салу күренешен кисәтү хакында чыгыш ясаганнар. "Көзге" үзәге белгече Марина Груздева "Сигнал" программасы белән эшләү буенча мастер-класс үткәргән.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International