"Яңа караш" дигән V нче Бөтенрусия социаль реклама конкурсы игълан ителә

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
"Яшьләр дөньясы"  яшьләргә булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән программаларны тормышка ашыруга ярдәм итү Төбәкара иҗтимагый фонды  Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы булышлыгында  "Яңа караш" дигән V нче Бөтенрусия социаль реклама конкурсы башлану хакында  игълан итә.  Конкурсның максатлары яшьләрне гомумкешелек кыйммәтләрен раслаучы социаль реклама ясау, яшьләрне мәдәнияткә, иҗатка тарту,  бүгенге көндә яшьләрне борчыган проблемаларны ачыклау, социаль ориентлашкан актив яшьләрнең кадрлар резервын төзүдән гыйбарәт.
Бишенче конкурста Россия Федерациясе һәм БДБ илләре яшьләре катнашачак.  Конкурс кысаларында 10 социаль мөһим тема буенча  5000ләп плакат һәм видеоролик җыелыр дип өметләнә оештыручылар. Темалар исә болайрак яңгырый: "Тигез мөмкинлекләр дөньясы", "Гаилә кыйммәтләре", "Куркынычсызлык һәм тормыш", "Табигатьне саклагыз", "Безнең мәдәният", "Сәламәт яшәү рәвеше", "Көч куллануга каршы", "Спорт", "Мин Русияне яратам", "Ирекле тема".
Конкурс "Социаль плакат" һәм "Социаль видеоролик" номинацияләрендә үткәрелә.  Катнашу өчен бер яки ике номинация буенча социаль рухтагы, конкурсның максатларына, бурычларына һәм таләпләренә туры килерлек социаль  реклама материалы әзерләргә кирәк.
Билгеләп үтик, җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнәчәк. Иң яхшы хезмәтләрне РФ шәһәрләрендәге билбордларда күрергә мөмкин булачак.
Конкурсның төбәк этабына эшләр  15 нче июнь, 12 сәгатькә чаклы  Төбәк комитетына  кабул ителә (комитет адресы  http://tvoykonkurs.ru адресы буенча урнашкан рәсми сайтта урнаштырылачак).
Гариза тапшыру тәртибе һәм шартлары, эшләргә булган техник таләпләр, Конкурсны уздыру, җиңүчеләрне билгеләү  тәртибе һәм элемтәләр өчен телефоннарны
http://tvoykonkurs.ru сылтамасы аша үтеп табарга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International