ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Кояшкай" балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгенә гадәти булмаган кунаклар килгән.  "Момо" япон матурлык салоны  мастерлары  биредә "Тылсымлы прическа" дигән акция үткәргәннәр.
23 нче апрельдә Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Яшьлек" район мәдәният сараенда вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәкләр. 
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп,  хәбәр итә.

15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырырганнар. Әлеге чарада Кукмара районы җирлегендә эшләп килүче 5 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашкан.
Питрәчнең  "Кайгырту" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире   "Авыл лидеры-2014" район конкурсында җиңү яулаган.  Конкурс "2011-2015 нче елларда Татарстан Республикасы авыл яшьләре" максатчан программасы кысаларында үткәрелгән.
Норлатта яшәүче аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балаларны шәхси эшмәкәр Ринат Нәфыйков чираттагы хәйрия ашына дәшкән.  Бу юлы балалар яңа ачылган "Зур кашык" кафесының беренче кунаклары булганнар.  Оештыручылар балалар яраткан махсус ризыклар әзерләгәннәр,  залны матур итеп бизәп куйганнар.
20 нче апрельдә республика "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик  үзәге "Июль" хәйрия фонды һәм Болактагы театр, шулай ук "РТС-медиа"  реклама агентлыгы  белән берлектә берничә күп балалы гаиләне "Чудим" дигән спектакль карарга чакыра. 
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгы һәм Язгы игелек атнасы -2014 кысаларында  "Волонтер" доброволец оешмалары  республикада Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм өлкәннәр өчен акцияләр уздырганнар. Саба районы Шәмәрдән  көллияте волонтерлары  Түбән Каманың "Балкыш" балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәге  "Әбигә елмаю бүләк ит" дигән акция әзерләгән.  Арчада  волонтерлар "Чиста йорт"  акциясе белән  ялгызы гына яшәүче 1 нче төркем инвалид Вера Ермакова янына килгәннәр.  Балалар  аның өен җыештырганнар, савыт-саба юып, чүпләрне түккәннәр.
Шушы көннәрдә Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре кычка вакытка исәпләнгән квалификация күтәрү курслары узганнар.  Курслар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы кадрлар әзерләү һәм тармакны үстерү комплекслы үзәге тарафыннан "Социаль педагогика"  программасы буенча үткәрелгән.

14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
16 нчы апрельдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге урта гомуми белеме булган  эшсезләрне "Маникюрша" һөнәренә укытырга җыена.  Укулар "Квалификация үстерү төбәк агентлыгы"нда узачак.  Һөнәри укуларга җибәрер алдыннан  эшсез гражданга  эшчәнлек төрен сайлау һәм һөнәри белем үзләштерү  максатыннан һөнәри юнәлеш бирүче консультация үтәргә  кирәк булачак.  Аннан соң үзәк белгечләре аның белән һөнәри белем алуга килешү төзиячәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International