"Волонтер" доброволец оешмалары Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм өлкәннәр өчен акцияләр уздыралар

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгы һәм Язгы игелек атнасы -2014 кысаларында  "Волонтер" доброволец оешмалары  республикада Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм өлкәннәр өчен акцияләр уздырганнар. Саба районы Шәмәрдән  көллияте волонтерлары  Түбән Каманың "Балкыш" балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә  "Әбигә елмаю бүләк ит" дигән акция әзерләгән.  Арчада  волонтерлар "Чиста йорт"  акциясе белән  ялгызы гына яшәүче 1 нче төркем инвалид Вера Ермакова янына килгәннәр.  Балалар  аның өен җыештырганнар, савыт-саба юып, чүпләрне түккәннәр.
Алабуга волонтерлары исә  рәттән берничә акция үткәргәннәр.  Алабуга "Яңа йорт"  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның тимурчылар отряды  Бөек Ватан сугышында катнашкан Нәкыя Рәхмәтуллина янына барып, аны бәйрәм белән котлаганнар, өй эшләрендә булышканнар.
5 нче урта мәктәпнең "Мәрхәмәтле йөрәк" доброволецлар отряды  "Ничек яшисең, ветеран?" дигән берничә акция оештырган. Башта алар ветеран Мария Рыболовлева һәм тыл хезмәтчәне Петр Рыбников янына килгәннәр, концерт белән чыгыш ясаганнар. Аннан соң  Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына барып, "Афродита" театр коллективы - "Колос"  клубы белән берлектә  ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлаганнар.
"Рәхмәт сиңа, ветеран" дигән  йомгаклау акциясе исә 25 апрельдә  Шишкин буасында үткәреләчәк. Программада "Ветераннарга рәхмәт"  дигән флеш-моб, Тойма елгасында хәтер шәмнәре агызу, асфальтта рәсем конкурсы һәм "Ветеран, рәхмәт" дигән темага рәсем, инша, шигырь конкурсына йомгак ясау булачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International