ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Биектау "Өмет" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Социаль эш" дигән программа буенча квалификация күтәрү курслары булып узган.  Укуларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кадрлар әзерләү һәм тармакны үстерү комплекслы үзәге белгечләре чыгып үткәргән.

18
апрель, 2014 ел
җомга
22 нче апрельдә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш урыннары булмаган гражданнар өчен  вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыралар.  
21 нче апрелдән 29 нчы апрельгә чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  вәкаләтле вәкилләре тарафыннан Аксубай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерәчәкләр.
Шушы көннәрдә Яр Чаллы "Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә "Брейн-ринг"  интеллектуаль уены булып узган.  Биредә Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 48 тернәкләнү узучы кеше катнашкан.
Мәдәният елы  кысаларында Республика "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге белгечләре балалар өчен тулы бер чаралар комплексы әзерләделәр.  Махсуслашкан учреждениеләрдә һәм күпбалалы гаиләләрдә  тәрбияләнүче балалар К.Тинчурин исемендәге  театрда "Шүрәле он-лайн", "Али-баба һәм 40 юлбасар"  дигән спектакльләр карадылар.  Шулай ук балалар Болактагы театрның "Чудим" спектаклен дә  тамаша кылдылар.

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырганнар.
Татарстанда "Волонтер" төбәкара доброволецлар хәрәкәтенең иҗтимагый  коммерцияле булмаган оешмаларына кече грантлар бирү буенча 3 нче конкурс  башланып китә. Башка еллардан аермалы буларак бу елгы конкурс инде тормышка ашырылып килүче проектларга булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән. Конкурсның гомуми фонды 500 000 сумнан гыйбарәт.
Конкурс 6 номинация буенча үткәрелә.

16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
9 нчы апрельдән 15 нче апрельгә кадәр булган хисап атнасында республикадагы эшсезлек элеккечә бик түбән дәрәҗәдә – 0,87% ны тәшкил итүче күрсәткечтә саклана бирә.
Төгәлрәк әйткәндә, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 43704  вакансия белән үлчәнә.
Мәдәният елы кысаларында Түбән Каманың  “Балкыш”  балигъ булмаганнар өчен социаль  тернәкләндерү үзәгендә Түбән Кама 2-нче номерлы музыка мәктәбенең чыгышы оештырылган. Концертка  үзәктә тәрбияләнүче балалар һәм эшләүче белгечләр, шулай ук “Милосердие” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге  карамагында булган әби-бабайлар чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International