"Гаилә" үзәге күп балалы гаиләләр өчен спектакль карау оештыра

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
20 нче апрельдә республика "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик  үзәге "Июль" хәйрия фонды һәм Болактагы театр, шулай ук "РТС-медиа"  реклама агентлыгы  белән берлектә берничә күп балалы гаиләне "Чудим" дигән спектакль карарга чакыра.  Балалар һәм аларның әти-әниләре бу көнне Эйнштейн һәм Менделеевны кабат терелткән шартлау,  тәҗрибәләр тулы интерактив шоу караячаклар.  Алар фантастик экспериментларда катнашып,  фән дөньясына чумачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International