Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсезләрне "Маникюрша" һөнәренә укытачак

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
16 нчы апрельдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге урта гомуми белеме булган  эшсезләрне "Маникюрша" һөнәренә укытырга җыена.  Укулар "Квалификация үстерү төбәк агентлыгы"нда узачак.  Һөнәри укуларга җибәрер алдыннан  эшсез гражданга  эшчәнлек төрен сайлау һәм һөнәри белем үзләштерү  максатыннан һөнәри юнәлеш бирүче консультация үтәргә  кирәк булачак.  Аннан соң үзәк белгечләре аның белән һөнәри белем алуга килешү төзиячәкләр. 
Укулар бушлай, укыган дәвердә 850 сумнан 4900 сумга кадәр күләмдә стипендия түләү каралган.
Хәзерге вакытта башка һөнәрләр буенча да укулар оештыру мөмкинлеге карала.
Тулырак мәгълүмат алу өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә, 209 нчы кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
Белешмәләр өчен телефон: (8555)43-68-39.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International