Лаеш тернәкләндерү үзәге белгечләре квалификация күтәрү курсларында укыганнар

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Шушы көннәрдә Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре кычка вакытка исәпләнгән квалификация күтәрү курслары узганнар.  Курслар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы кадрлар әзерләү һәм тармакны үстерү комплекслы үзәге тарафыннан "Социаль педагогика"  программасы буенча үткәрелгән.  Специализациясе: "Аутистик спектр бозылу һәм әлеге категориягә керүче балалар белән эшләү".  Чара "Апрель"  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узган.
Үзәк белгечләре бу курслардан үзләре өчен күп кенә мөһим һәм кирәкле мәгълүмат үзләштергәннәр, һәм шул мәгълүмат белән түгәрәк өстәлләр барышында хезмәттәшләре белән дә уртаклашканнар.  Алар учреждение эшенә  РЕСS и ABA кебек методикаларны кертү, авыр тайпылышлары булган  балалар белән коррекция эшендә белгечләрнең берләштерелгән дәресләрен куллану кебек тәкъдимнәр белән чыкканнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International