Нурлатның күп балалы гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларны хәйрия ашына дәшкәннәр

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Норлатта яшәүче аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балаларны шәхси эшмәкәр Ринат Нәфыйков чираттагы хәйрия ашына дәшкән.  Бу юлы балалар яңа ачылган "Зур кашык" кафесының беренче кунаклары булганнар.  Оештыручылар балалар яраткан махсус ризыклар әзерләгәннәр,  залны матур итеп бизәп куйганнар.
Аштан соң уен залында социаль хезмәткәрләр Гөлнара Миннебаева һәм психолог Надежда Таймуллина  тренинг үткәргәннәр. Әлеге чара балаларның аралашу күнекмәләрен камилләштерү,  конфликтлы очракларда үзеңне дөрес тотарга өйрәтүдән гыйбарәт булган.
Белгечләр сүзләренә караганда,  мондый чаралар Норлатның "Гармония"  комплекслы үзәге тарафыннан тормышка ашырыла торган "Күз яшьләрсез балачак" дигән программаның бер юнәлеше  булып тора. Бу программа балаларга карата рәхимсез мөнәсәбәтне, шулай ук яшьтәшләре ягыннан тәртипсезлекләрне кисәтүгә дә юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International