1 нче май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 нчы май - Җиңү көне - эшләми торган бәйрәм көннәре булачак

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп,  хәбәр итә.
РФ Хезмәт Кодексының  112 нче маддәсе нигезендә1 нче май- Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 нчы май - Җиңү көне -  эшләми торган бәйрәм көннәре булачак.
Хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан РФ  Хөкүмәтенең 2013 нче елның 28 нче маеннан "2014 нче елда ял көннәрен күчерү турында"гы  444 нче номерлы  карары нигезендә 2014 нче елда 4 гыйнвар шимбәсеннән ял көне 2 нче май, җомга көнгә күчерелгән.
Шулай итеп, 2014 нче елда биш көнлек эш атнасында 1,2,3, 4 нче май, шулай ук 9,10,11 нче май көннәре ял көннәре булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International