Менделеевскиның эшсез гражданнарына эш урыннары тәкъдим итәчәкләр

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
23 нче апрельдә Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Яшьлек" район мәдәният сараенда вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәкләр.
Бу көнне  эш эзләүчеләргә үзләренең вакансияләрен  алты предприятие тәкъдим итәчәк.  Вакансияләр йөк төяүче машина йөртүчесе,  йөк төяүче, слесарь-төзекләндерүче,  инженер-конструктор, инженер-технолог, санитарка, табиб, шәфкать туташы, аппаратчы, инженер-химик, тракторчы, логист һ.б. белгечлекләр буенча булыр дип көтелә. 
Ярминкә  Бурмистров  урамы, 3 нче йорт адресы буенча сәгать 9 да башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International