Яр Чаллы "Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә "Тылсымлы прическа" дигән акция үткән

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Кояшкай" балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгенә гадәти булмаган кунаклар килгән.  "Момо" япон матурлык салоны  мастерлары  биредә "Тылсымлы прическа" дигән акция үткәргәннәр.
Яшьтәшләренең чәчен кисүен карап торган балалар берсен-берсе уздыра-уздыра  мастерның прическа ясавын көткәннәр.  Бер генә теләге булган бала да бу көнне игътибардан читтә калмаган.  Мастер Марина Мадюкова  малайларны пөхтә, җыйнак матур яшь кешеләргә әйләндергән дә куйган.  Аны озаткан чакта балалар ихлас күңелдән  рәхмәт әйткәннәр.
"Кояшкай" үзәге администрациясе япон матурлык салоны җитәкчесенә  әлеге акцияне үткәреп, балаларга сөенеч бүләк иткәне өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International