Питрәчнең "Кайгырту" комплекслы үзәге вәкиле "Авыл лидеры-2014" район конкурсында җиңгән

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Питрәчнең  "Кайгырту" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире   "Авыл лидеры-2014" район конкурсында җиңү яулаган.  Конкурс "2011-2015 нче елларда Татарстан Республикасы авыл яшьләре" максатчан программасы кысаларында үткәрелгән.
Конкурсның төп максатлары авыл лидерларын ачыклау, аларны иҗтимагый стимуллаштыру, эшчәнлекләренә ярдәм итүдән гыйбарәт булган.   2 этапта үткәрелгән конкурста катнашучылар үзләренә презентация ясаганнар,  яшьләрне һәм үсеп килүче буынны борчый торган төп мәсьәләләрне ассызыклаганнар. Икенче этапта исә алар Казанның хатын-кызлар өчен "Фатыйма"  кризис үзәге Венера Ибраһимова белән тренингта катнашканнар. Шулай ук  социаль проектларны тормышка ашыру һәм  хәйрия акцияләре үткәрү буенча биремнәр үтәгәннәр.
Конкурска нәтиҗәләр 12 апрельдә Питрәч районы яшьләр форумында ясалган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International