ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
9 нчы апрельдән 15 нче апрельгә кадәр булган хисап атнасында республикадагы эшсезлек элеккечә бик түбән дәрәҗәдә – 0,87% ны тәшкил итүче күрсәткечтә саклана бирә.
Төгәлрәк әйткәндә, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 43704  вакансия белән үлчәнә.
Мәдәният елы кысаларында Түбән Каманың  “Балкыш”  балигъ булмаганнар өчен социаль  тернәкләндерү үзәгендә Түбән Кама 2-нче номерлы музыка мәктәбенең чыгышы оештырылган. Концертка  үзәктә тәрбияләнүче балалар һәм эшләүче белгечләр, шулай ук “Милосердие” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге  карамагында булган әби-бабайлар чакырылган.
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Кояшкай" балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгенә гадәти булмаган кунаклар килгән.  "Момо" япон матурлык салоны  мастерлары  биредә "Тылсымлы прическа" дигән акция үткәргәннәр.
23 нче апрельдә Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Яшьлек" район мәдәният сараенда вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәкләр. 
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп,  хәбәр итә.

15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырырганнар. Әлеге чарада Кукмара районы җирлегендә эшләп килүче 5 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашкан.
Питрәчнең  "Кайгырту" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире   "Авыл лидеры-2014" район конкурсында җиңү яулаган.  Конкурс "2011-2015 нче елларда Татарстан Республикасы авыл яшьләре" максатчан программасы кысаларында үткәрелгән.
Норлатта яшәүче аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балаларны шәхси эшмәкәр Ринат Нәфыйков чираттагы хәйрия ашына дәшкән.  Бу юлы балалар яңа ачылган "Зур кашык" кафесының беренче кунаклары булганнар.  Оештыручылар балалар яраткан махсус ризыклар әзерләгәннәр,  залны матур итеп бизәп куйганнар.
20 нче апрельдә республика "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик  үзәге "Июль" хәйрия фонды һәм Болактагы театр, шулай ук "РТС-медиа"  реклама агентлыгы  белән берлектә берничә күп балалы гаиләне "Чудим" дигән спектакль карарга чакыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International