Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Мин һөнәр сайлыйм" дигән балалар иҗаты күргәзмәсе оештырганнар

2014 елның 25 апреле, җомга
Мәктәпкәчә яшьтәге һәм  мәктәп яшендәге  кечкенә балалар арасында һөнәри юнәлеш бирү эшен  башкару максатыннан, шулай ук 2014 нче ел өчен һөнәри юнәлеш бирү  планы белән Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Әлмәт мәгариф  бүлеге һәм хатын-кызлар союзы белән берлектә "Мин һөнәр сайлыйм" дигән балалар иҗаты күргәзмәсе оештырганнар.
Әмма әлеге күргәзмә  күрсәтелгән яшь аралыгындагы балаларны гына түгел, өлкәнрәкләрне дә җәлеп иткән. Мисал өчен, Иске Михайловка урта мәктәбе укучылары  балта осталары,  электрикларның гына көченннән килерлек агачтан электр лапмасы, калай һәм агачтан  савыт-саба, башка төр эшләнмәләр ясап килгәннәр.
Биредә медицина почмагы,  сырхауханә палатасы, янгын куркынычсызлыгы, җәмгыять  туклануы, сәүдә кебек өлкәләрне дә кул эшләнмәләре аша гәүдәләндергәннәр. Авыл хуҗалыгы өлкәсен тозлы камырдан ясалган машина белән саву операторы, миниатюрадагы фермерның утары кебек эшләнмәләр чагылдырган.
Белгечләр сүзләренә караганда, әгәр дә барлык эшләрне бүлеп карасаң, аларның яртысы медицина, җәмгыять туклануы, сәүдә, тәртип саклау, янгын куркынычсызлыгы кебек өлкәләргә карый.  Аннан соң укытучы, тәрбияче, хәрби, цирк, эстрада һәм кино  артисты, корабль капитаны кебек эш өлкәләренә туры килә.  Эшче һөнәрләр: төзүче, машина йөртүче, нефть табу операторы, авыл хуҗалыгы хезмәткәре кебек белгечлекләргә дә битараф түгел икән  нәни укучылар.
Әлеге күргәзмә иң кечкенә балаларның да булачак һөнәрләре турында уйланулары, теге яки бу һөнәрне сынап карауларын исбат иткән.
 Әлеге күргәзмә 2014 нче елның 1 нче июненә кадәр эшләячәк. Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре әлеге күргәзмәне карарга чакыралар.
Белешмәләр өчен телефон: 32-34-99.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International