Арчаның “Исток надежды” тернәкләндерү үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган чаралар үткән

2014 елның 25 апреле, җомга
Арчаның “Исток надежды” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен  тернәкләндерү үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган чаралар үткәрклгән.  Балалар Яңа Кырлай авылында урнашкан Тукай музеена барганнар, авыл тарихы белән танышканнар, экспонатларны караганнар.
Экскурсиядән алган тәэсирләр белән илһамланып, балалар үзәк белгечләре  белән бергә декорацияләр ясаганнар, костюмнар теккәннәр һәм Габдулла  Тукай әсәре буенча "Су анасы" дигән спектакль куйганнар. Чара ахырында "Тукай безнең белән" дигән  күргәзмә оештырылган.  Иң яхшы эшләр дипломнар белән билгеләнгән.
Белгечләр сүзләренә караганда, мондый әдәби чаралар үткәрү  Тукай иҗаты белән якыннан танышырга мөмкинлек тудыра, балаларда  эш сөю, ихласлык, батырлык, тыйнаклык кебек сыйфатлар тәрбияли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International