ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга

Балтачның «Наз»  комплекслы үзәге белгечләре «Әтием, бәгърем, син кайтырсын кебек терелеп» дигән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында катнашканнар.  Бу бәйрәм Балтач районы Нөнәгәр авылында үткән.  Өлкән яшьтәге авыл халкын җыйган бу кичәдә   дәһшәтле сугыш еллары хакында искә төшергәннәр, тол хатыннар, балаларның кичергән авырлыклары турында сөйләгәннәр. 

Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлечәләре һәм үзәкләре, балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләр белгечләре катнашкан.
“Язгы мәрхәмәт” атналыгы кысаларында Кукмараның “Тылсым” халыкны социаль тәэмин  итү комплекслы үзәге белгечләре “Чиста күңел- чиста планета” дигән акция оештырганнар.  Бу көнне  Туган ил азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл һәм обелиск җирлекләрен чистарту буенча өмә үткәрелгән.
Бөгелмәдә урнашкан  "Радуга"  халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Светлана Кирдина һәм Лилия Ремеева  "Волонтер" доброволецлар үзәге әгъзалары белән бергә күп балалы, тулы булмаган һәм аз  тәэмин ителгән гаиләләр өчен берничә чара үткәргәннәр.
Шушы көннәрдә Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  гәҗит трубкаларыннан үрү буенча гадәти булмаган мастер-класс үткәрелгән. 
Алабуганың "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы балалардан формалашкан "Кайгырту" тимурчылар отряды  "Урман утырту көне" дигән республика табигатьне саклау  акциясендә катнашкан.
Әлеге чарада Түбән Каманың 16  башлангыч, урта һәм югары уку учреждениеләре вәкилләре катнашкан.

24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 22нче апрельгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17526 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 229 кешегә кимрәк.
Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе һаман да кими бара. Узган хисап атнасында  0,87% ны тәшкил иткән күрсәткеч тагын да төшкән һәм хәзер ул 0,86% ны тәшкил итә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда,  16 нча апрельдән алып 22 нче апрельгә  чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 128 кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International