Биектау районы укучылары "Өмет" комплекслы үзәге игълан иткән конкурсларда актив катнашканнар

2014 елның 25 апреле, җомга
Биектауда урнашкан "Өмет"  халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге тарафыннан Туган тел көненә багышланган "И туган тел" дигән рәсем бәйгесе  һәм экологик агартуга багышланган "Үземнең экологиямне беләм, өйрәнәм" дигән социаль рекламалар конкурсы оештырылган булган.  Әлеге чараларда район мәктәпләре укучылары актив катнашкан.
"И туган тел" конкурсына 42 эш тапшырылган.  Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Чыпчык урта мәктәбе  укучысы Әлфис Кәримов һәм Озерное мәктәбе укучысы Әминә Мәхмүтова  яулаган.  Биектауның 2 нче мәктәбе укучысы Әдилә Гомәровага 2 нче урын бирелгән. Зур Кавал мәктәбе укучысы Данис Заһидуллин исә 3 нче урынга лаек дип табылган.
"Табигатьне сакла"  дигән социаль реклама конкурсына 13 хезмәт килгән. Комиссия әгъзалары карары белән призлы урыннар болай бүленгән. Беренче урынны 2 нче мәктәптә белем алучы Сабина Үзбәкова яулаган. Икенче урынны жюри Озерное мәктәбенең 7 нче сыйныф укучыларына  биргән. Ә өченче урынга исә Мәмдәл авылы мәктәбе укучысы Марат Сафиуллин лаек дип табылган.
"Өмет" үзәге педагоглары  конкурсларда актив катнашкан балаларга, шулай ук аларга ярдәм иткән сыйныф җитәкчеләренә  рәхмәт белдерәләр. 
Иң яхшы иҗади эшләр грамоталар белән бүләкләнәчәк һәм www.kcsonemet.ru адресы буенча үзәкнең сайтына эленәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International