Тукай районы "Шәфкать" үзәге белгечләре ел саен үткәрелүче мөмкинлекләре чикле балаларның иҗат фестивален уздырганнар

2014 елның 25 апреле, җомга
Кичә Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү компекслы үзәге тарафыннан "Бергә без барын да булдырырбыз" дигән мөмкинлекләре чикле балалар арасында иҗат фестивале үткәрелгән. Әлеге чарада 8 авыл җирлегеннән  60 бала катнашкан. 
Чараның төп максатлары балалар өчен теге яки бу иҗат өлкәсендә үзеңне күрсәтү, яшьтәшләр белән уртак тел табу, иҗатлары өчен мөмкинлекләр ачудан гыйбарәт.
Чараны Тукай социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнара Шәфикова ачып җибәргән. Балалар сәнгать, сынлы сәнгать, графика, театр, хореография, нәфис сүз кебек номинацияләрдә иң яхшысы булу өчен көч сынашканнар. Бу көнне балаларның кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә дә эшләгән.
Билгеләп үтик, "Шәфкать" үзәге "Теләкләр агачы" дигән акция башлап җибәрүе турында хәбәр итә. Бу акциянең максаты - мөмкинлекләре чикле балаларга теләкләрен чынга ашырырга ярдәм итү. Акция 4 этапта үтәчәк.  Беренче этапта балалар агачка үзләренең теләкләрен язып эләчәкләр, икенчесендә инвалидлар өчен Сабантуйда теләкләр җыю дәвам итәчәк.  Өченче этап кысаларында исә  хәйриячеләр балаларның теләкләрен чынга ашырачаклар. 4 нче этапта инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелүче түгәрәк өстәл барышында бүләкләрне ияләренә тапшыру тантанасы үтәчәк.  Хәзергә  6 конверт үзенең хуҗасын тапкан инде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International