Кама Аланында ел саен уза торган вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе узган

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  Кама Аланы бүлеге Түбән Кама районы мәктәпара уку комбинаты белән берлектә ел саен үткәрелә торган вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздырганнар.  Биредә 8-11 нче сыйныфта белем алучы 246 укучы катнашкан. Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Чистайда урнашкан уку йортлары, шулай ук "Кама Аланы индустриаль паркы" ИК ҖЧҖ, "КамДетальПроект"  ҖЧҖ кебек предприятие вәкилләре аларга вакантлы урыннар тәкъдим иткәннәр. Уку йортлары үзләре, укуны җиңеләйтә торган  иннвацион технологияләр  турында видеороликлар күрсәткәннәр.  Студентлар исә концерт номерлары белән чыгыш ясаганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International