Сарман районында "Язгы мәрхәмәт атнасы" акциясе кысаларында чаралар үткәрү дәвам итә

2014 елның 25 апреле, җомга
Сарман районында  "Язгы мәрхәмәт атнасы" акциясенә бәйле  чаралар үткәрү дәвам итә. "Безнең Җиңү" дигән көн кысаларында Сарманның "Волонтер" доброволецлар үзәге әгъзалары Бөек Ватан сугышы ветераны Х.Вәгыйзов янына барганнар.  Ветеран аларга сугыш еллары турында сөйләгән, җанлы әңгәмә һәм игътибарлары өчен волонтерларга рәхмәт әйткән.
Волонтерлар исә, үз чиратларында, ветеранның йорт яны  бакчасында эшләгәннәр, өй җыештырырга ярдәм иткәннәр. Шулай ук ветеранны якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрикләгәннәр.
Сугыш күптән тәмам, әмма яшьләр һаман да безгә тыныч күк йөзе бүләк итүчеләрне, аларның каһарманлыгын хәтерли. Белгечләр сүзләренә караганда, балаларны ветераннар турында кайгыртырга өйрәтү  аеруча мөһим вазыйфа, чөнки нәкъ менә алар аркасында гына без бүгенге тыныч илдә яши, сулый, эшли алабыз. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International