"Гаилә" үзәге вәкиле Бөтенрусия конференциясендә катнашкан

2014 елның 25 апреле, җомга
Шушы көннәрдә республика  "Гаилә"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге директоры урынбасары Юлия Пиядина "Россиядә социаль ятимлекне кисәтү: казанышлар һәм үсеш юллары" дигән Бөтенрусия коференциясендә катнашкан.  Әлеге чараны социаль ятимлекне кисәтү иминият фонды оештыра.  Конференциядә федераль, төбәк  дәүләт хакимияте органнары, дәүләт учреждениеләре, коммерцияле булмаган оешмалар, балачакны яклау өлкәсендәге экспертлар арасыннан  200 ләп вәкил булган.
Әйтергә кирәк,  бу оференциянең эш нәтиҗәләре  РФдә балачакны яклау  системасының  үлчәнелгән бәяләмәсе, аның үсеш юллары турында уртак бер килешүгә килү, РФнең барлык төбәкләренә дә кертү муафыйк булган нәтиҗәле кисәтү хезмәтләре комплексын формалаштыруга юнәлдерелгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International