Авыр хәлдә калган яшүсмерләр бушлай ышаныч телефоны аша психологик ярдәм ала алалар

2014 елның 25 апреле, җомга

Бөгелмәнең “Радуга” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре 16 нчы мәктәптә укучылар белән очрашу оештырганнар. Максаты: мәктәп балаларына гамәлдә булган бердәм ышаныч телефоны хакында мәгълүмат җиткерү.

Моннан ары авыр тормыш хәлендә булган һәр  бала яки яшүсмер 8-800-2000-122 бушлай телефоны буенча чылтырата ала.  Психолог аның психик халәтен бәяләп, киеренкелекне киметергә, аның янәшәсендәге өлкәннәр, яшьтәшләре белән ышанычлы мөгамәлә булыдырырга  ярдәм итәчәк.  Ышаныч телефоны хезмәткәрләре балалардан гына түгел, гаиләдә нинди дә булса көч куллану тоеп яшәгән зурлардан да чылтыратулар кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International