Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ирекләреннән мәхрүм ителгән гражданнар белән эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләшкәннәр

2014 елның 25 апреле, җомга
Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы  белгечләре 3 нче тикшерү изоляторына ирегеннән мәхрүм ителгән гражданнар белән очрашуга килгәннәр. Алар бу көнне 9 кешегә һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәткәннәр.  Эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә басу, "ТР мәшгульлек турындагы" закон нигезендә туры килерлек эш тәкъдим итү турында, курсларда белем алу хакында сөйләп киткәннәр.
Һәр граждан белән шәхси әңгәмә үткәрелгән. Аларга нинди һөнәргә хирыслыклары бар, нинди эш туры килә икәнлеге турында тәфсилләп аңлатканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International