Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Җиңү көне уңаеннан “Кояш. Май. Сугыш чоры балалары” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелгән. Биредә “Вдохновение” иҗат коллективы белән очрашу булып узган.
Бүген Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм биредә яшәүчеләр Минзәләдә урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка барып концерт куеп кайтканнар. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган.
Түбән кама “Балкыш” социаль тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәтлек серләре” дигән темага чара уздырылган. Бу чарада үзәктә тәрбияләнүче 10-15 яшьлек балалар катнашканнар. Чараның максаты төрле начар бәйлелекләр, зарарлы гадәтләрне кисәтүдән гыйбарәт булган.