ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2014 ел
чәршәмбе
Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы чара үткән. Бирегә Минзәлә районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары чакырылган.
Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелгән. 
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп,  хәбәр итә.

Лаешның “Алтын көз” халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә шушы көннәрдә “Уңган куллар” түгәрәгенең чираттагы дәресе үткәрелгән.  Биредә үзәк карамагындагы балаларга кул астындагы табигый материаллардан “теләкләр йолдызы” ясарга тәкъдим ителгән.

Норлатның “Гармония” халыкны социаль тәэмин  итү комплекслы үзәге белгечләре мошенникларга каршы “Сак бул, мошенник!”  дигән акция игълан иткәннәр.

Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан  Түбән Кама “Балкыш” социаль-тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар  “Милосердие” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белән берлектә ветераннарның өйләренә барып, бәйрәм белән котлаганнар.

Алабугада урнашкан психоневрологик интернат тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган "Без сезне хәтерлибез" дигән акция үткәрелгән.  Тыл хезмәтчәне Мария Евстафьева соравы буенча интернат хезмәткәрләре һәм биредә яшәүчеләр аның бакчасын җәйгә әзерләргә ярдәм иткәннәр.
Җиңү Көне уңаеннан Тукай интернат-йортында яшәүче әби-бабайлар янына  “Әлмәт шәһәре “СМП-Нефтегаз” ААҖнең “Яз” хәйрия оешмасы вәкилләре килгәннәр.

Кичә һәм бүген “Шатлык” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен бәйрәм чарасы үткәрелгән. 80 кеше Россия Президенты В.Путин, Татарстан Президенты Р.Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Миңнегалиев, Зәй районы башлыгы Т.Воропаева исеменнән котлау открыткалары кабул итеп алган.

Татарстанлылар шул номерлар буенча чылтыратып,  кызыксындырган сорауларына  җаваплар таба алалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International