Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа тернәкләндерү формалары кертәләр

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Алабуганың  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында һәр кешегә аерым караш күрсәтергә тырышалар. Моның өчен  һәрчак яңа эш технологияләре кертелеп тора: драматерапия, хатирәләр терапиясе, волонтер отрядларын булдыру һ.б.
Күптән түгел интернатта "Вдохновение" дигән драма түгәрәге эшли башлаган.  Анда бүгенгә 20 кеше йөри. Аларның уртача яшьләре - 80 яшь. Алга таба түгәрәккә йөрүчеләр санын тагын да арттыру күздә тотыла.
Уңышлы социаль ярдәмнең тагын бер төре булып өлкәннәр тарафыннан хатирәләр терапиясен куллану тора. Күптән түгел шушы ысул ярдәмендә һәм интернат белгечләре булышлыгы белән 1 нче төркем инвалид Виктор Корчагин бертуган апасын эзләп тапкан. Ул аны күптән эзсез югалган дип уйлаган булган.
Әмма шушы араларда кертелгән иң яңа технологияләрнең берсе  учреждениедә яшәүче өлкәннәрне волонтерлык эшенә җәлеп итү булган. Интернатта яшәүче өлкәннәр "Алтын яшь" дигән волонтер отряды оештырып җибәргәннәр. Белгечләр әйтүенчә, бу эш өлкәннәрнең үзләрен кирәкле итеп тоярга, ышанычларын арттырырга, кешеләр белән аралашып яшәргә ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International