Лаеш тернәкләндерү үзәгендә сюжет-роль уеннары кулланалар

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Лаешта урнашкан мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  уенга зур игътибар бирелә. Педагоглар фикеренчә, уен баланың төрле яклап камил үсешенең бер шарты булып тора. Үзәктә төрле уеннар уйнау өчен мөмкинлекләр бар - сюжет-рольле уеннар өчен дә атрибутлар  җитәрлек.
Күптән түгел балалар табиб-табиб уены үткәргәннәр.  Социаль педагог сүзләренә караганда,  рольле уеннар  уенда катнашучыларның үзбәясен, үзен тотышын төзәтергә мөмкинлек бирә, төрле һөнәрләр хакында күзаллаулар булдыра,  оештыру-эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International