Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Е.Фомина Князев урта мәктәбендә хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәргән. Биредә 1нче “а” сыйныфында белем алучы 18 укучы катнашкан.
Беренчеләр “Бавырга кизәнү”, хәмер, тәмәкенең организмга зыяны турында “Патша улы Иван һәм тәмәке савыты”, “Валентин һәм тәмәке тарту” дигән мульфильмнар караганнар. “Яңгыр астында кеше” дигән проектив методика ярдәмендә психолог балаларның хәвефлек дәрәҗәсен, шулай ук максатчанлыгын, психологик бушана алу дәрәҗәсен бәяләгән.
Чарада катнашучылар бу көнне уңай тәэсирләр, яңа белемнәр һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралышканнар.