Бүген Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм биредә яшәүчеләр Минзәләдә урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка барып концерт куеп кайтканнар. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган. Өлкәннәр күңеленә әлеге тамаша бик тә хуш килгән. Әби-бабайлар сүзләренә караганда концертта яңгыраган җырлар аларның яшьлеген искә төшергән, күңелләрен күтәргән.
Белгечләр сүзләренә караганда, мондый очрашулар вакытында хезмәткәрләр тәҗрибә алмаша, ә яшәүчеләр үзара таныша, аралаша алалар.
Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты коллективы шушы арада Татарстанның башка интернат-йортларына чыгарга да планлаштыра.