Бөгелмәнең “Радуга” үзәге карамагындагы балаларга чын солдат хатларын күрсәткәннәр

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы алдыннан  “Поддержка” клубына йөрүче мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Батырлык дәресе” үткәрелгән.  “Сугыш чоры өткән хатлар” дип исемләнгән әлеге чараны туган якны өйрәнү музееның музей-мәгариф эшчәнлеге буенча методисты Гөлчәчәк Гарипова үткәргән.

Балаларга кызыклы һәм аңлаешлы итеп безнең арада булган ветераннарның сугыш елларында туганнары, гаиләләренә атап язган хатлары укылган.  Яшьләргә сугыш турында  кайбер фактлар чын ачыш булган. Алар беренче тапкыр чып-чын солдат хатларын кулларына тотып караганнар, аларны язган кешеләр алдында баш иеп, озак кына тын калып торганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International