Түбән кама “Балкыш” социаль тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәтлек серләре” дигән темага чара уздырылган. Бу чарада үзәктә тәрбияләнүче 10-15 яшьлек балалар катнашканнар. Чараның максаты төрле начар бәйлелекләр, зарарлы гадәтләрне кисәтүдән гыйбарәт булган.
Чара барышында балалар никотинның кеше организымына начар тәэсир итүе турында белемнәрен ныгытканнар, сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес көн тәртибе кагыйдәләрен өйрәнгәннәр.
Әйтергә кирәк, “Балкыш” үзәгендә бу программа буенча чаралар инде 3нче елын алып барыла. Прогамма кысасында “Аметист”яшүсмерләр клубы, “Динамо” спорт клубы белгечләрен, шәһәрнең медицина эшчеләре катнашында төрле чаралар да үткәрелә.