Янгын сагы көненә багышлап Бөгелмәнең “Маяк” социаль адаптация үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча чираттагы өйрәнүләр булып үткән. Биредә яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж узганнар.
Өйрәнүләрнең нәтиҗәләре уңай дип табылган. Янгыннан саклану автомат җайланмалары барысы да яхшы эшли, хезмәткәрләр алдында куелган бурычлар үтәлгән.
Билгеләп үтик, мондый өйрәнүләр янгын вакытында килеп чыгучы төрле гадәттән тыш хәлләргә психологик һәм физик яктан әзер булу максатларыннан чыгып үткәрелә.