Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Лаеш районында “Ветеранны тәбрик ит” дигән акция башланып киткән. “Алтын көз” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үзәк карамагында булган сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәрен, сугышта катнашкан ирләрнең тол хатыннарын бәйрәм белән тәбрикләгәннәр, открытка, азык-төлек җыелмалары бүләк иткәннәр. Һәр ветеранның күзләрендә яшь ялтыраган. Нинди авыр югалтуларга карамастан Җиңүгә булган ихтыярларын саклап кала алулары белән горурлана алар.