Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Җиңү көне уңаеннан “Кояш. Май. Сугыш чоры балалары” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелгән. Биредә “Вдохновение” иҗат коллективы белән очрашу булып узган.
Ике буын вәкилләре бу көнне балалар күзлегеннән караганда сугыш нинди була дигән темага әңгәмә корганнар. Үзләренең сугыш чорына туры килгән балачаклары турында Иван Руденко, Вера Серпенко, Алла Купряхина, Нина Чернышова сөйләгән. Балалар тын да алмыйча әлеге хөрмәтле ветераннарны тыңлаган. Чара ахырында балалар һәм өлкән кунаклар бер-берсенә бүләкләр бирешкәннәр һәм бергәләшеп сугыш чоры җырларын башкарганнар.