ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2014 ел
җомга
Кичә Алабуганың 2 нче мәктәбендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, Мәгариф идарәсе һәм район мәктәпләре җитәкчеләре белән  киңәшмә булып узган. Биредә мәктәп укучыларын җәй көне эшкә урнаштыру темасына сөйләшкәннәр.
Шушы көннәрдә Алабуганың 2 нче һәм 5 нче урта мәктәпләрендә Алабуга политехник көллияте һәм эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре катнашында ата-аналар җыелышы булып узган. Биредә балаларга "Һөнәргә кереш" дигән комплекслы хезмәтләр  күрсәтү турында сөйләшкәннәр.
Шушы көннәрдә Тукай районының  "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы  үзәге белгечләре "Гаилә һәм аның хокуклары" дигән темага түгәрәк өстәл үткәргәннәр. Әлеге чарада  социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр катнашкан.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллинның Халыкара гаилә көне уңаеннан тәбрикләү сүзе
Әлеге чара бала тудыру учреждениеләре белгечләре, кризислы йөклелек үзәкләре, ТР Сәламәтлек саклау министрлыкларының хатын-кыз консультацияләре хезмәткәрләре өчен оештырылган иде.
Халыкара гаилә көне уңаеннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан "Без - дус гаилә" дип исемләнгән девиз астында чара үткәрелгән. Биредә күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 16 ана катнашкан.
Шушы көннәрдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү  үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәргәннәр. Әлеге чарада эшсез гражданнар һәм эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучылар катнашкан. 
 Бу көнне эшсез гражданнарга пешекче, кассир, производство мөдире, кондитер, эретеп ябыштыручы, электрослесарь, балта остасы, бетончы, ташчы, казылык эшләнмәләрен формалаучы, савыт юучы, тегүче һ.б. белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк.

Шушы көннәрдә Буа шәһәре паркында Буа "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү  комплекслы үзәге белгечләре Халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәргәннәр.


14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Казанның  Авиатөзелеш районы халыкны социаль тәэмин итү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Мин тормышын сайлым" дигән тренинг үткәргәннәр. Ул яшүсмерләр арасында  суициадаль тотышны кисәтүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International