Шушы көннәрдә Буа шәһәре паркында Буа "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре Халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәргәннәр. Биредә әти-әниләр һәм аларның балалары катнашкан. Алар төрле конкурс, викториналар, хәрәкәтле уеннар уйнаганнар.
Оештыручылар билгеләгәнчә, мондый уртак чаралар балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуда уңай нәтиҗәләр бирә.