Түбән Камада 450 кешене эшкә урнаштырганнар

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү  үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәргәннәр. Әлеге чарада эшсез гражданнар һәм эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучылар катнашкан.
Эш эзләүчеләр белән очрашуга "Лента" ҖЧҖ кадрлар хезмәте вәкилләре чакырылган.  Алар эшсезләргә кассир, кладовщик, пешекче, фасовщик, пешекче-официант, производство сатучысы кебек эш урыннары тәкъдим иткәннәр.
Ярминкәгә 574 кеше килгән. 450 кешегә эш урыннарына юллама тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International