Алабугада "Һөнәргә кереш" дигән проектка башлангыч бирелде

2014 елның 16 мае, җомга
Шушы көннәрдә Алабуганың 2 нче һәм 5 нче урта мәктәпләрендә Алабуга политехник көллияте һәм эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре катнашында ата-аналар җыелышы булып узган. Биредә балаларга "Һөнәргә кереш" дигән комплекслы хезмәтләр  күрсәтү турында сөйләшкәннәр. Бу проект  укучыларны эшче һөнәрләргә өйрәтүдән гыйбарәт.
Эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре сүзләренә караганда, Алабугада әлеге хезмәтләрне 8 нче сыйныфларда белем алучы 34 укучы ала алачак.  Татарстанда буенча исә нибары 100 укучы гына бу проектта катнашу мөмкинлегенә ия булган.
Укучылар өчен дәресләр 2014 нче елның көзендә башлана. Төркем тест нәтиҗәләре буенча һәм ата-аналар ризалыгы белән оештырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International